Бүген мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәге филиалын ачу тантанасы булды. Шмидт урамындагы бина каршындагы мәйданчыкта балалар һәм аларның әти-әниләре җыелган иде.
Яңарту иганәчеләрнең юмартлыгы аркасында мөмкин булды, алар ремонт эшләренә ярдәм иттеләр. Үзәк директоры Наталья Трифонова әлеге игелекле кешеләр белән таныштырды һәм аларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм чарасын Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева ачып җибәрде.
Рәсми өлештән соң иганәчеләр үзәкнең яңартылган бинасы буйлап экскурсиягә чакырылды, ә аның каршындагы мәйданчыкта балалар өчен бәйрәм башланды. Чараның программасы диңгез тематикасында иде. Балаларны күңелле персонажлар, батут, татлы мамык, сабын куыклары тамашасы, музыкаль номерлар сөендерде.
«Апрель» тернәкләндерү үзәге филиалын ачу аның барлык хезмәткәрләре, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары өчен мөһим вакыйга булды. Ремонт һәм шартларны яхшырту нәтиҗәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләнү һәм үсеш өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр алачак.