«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә илтәләр. Моның өчен социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең махсус автотранспорты кулланыла. Өлкәннәр диспансерлаштыру, скрининглар уза.
Быел чаралар белән өлкән яшьтәге 1 524 гражданны колачлау планлаштырыла. Бүгенге көндә Лениногорск районы медицина учреждениеләрендә 1 040 кеше булган, бу планның 70 % тәшкил итә.