«Опека» үзәгендә профилактик чаралар үткәрелә

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә акчаларны дистанцион урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән чара үткәрелде. Аңлату әңгәмәсеннән соң балалар агитация материаллары алдылар.

Шулай ук «Опека» үзәгендә «Ата-аналар җинаятьчелексез, көчләүсез һәм наркотикларсын дөнья өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге үткәргән дәрес узды. Интернетта эзәрлекләүләрдән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International