Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды. Спорт чараларында катнашу социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәламәт яшәү рәвешенә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә өйрәтә.
Чара гимнастикадан башланды. Аннары команда эстафеталары һәм байраклар, туплар, кегльләр, аркан белән уеннар оештырылды. Шулай ук катнашучыларга бию ярышы да тәкъдим ителде.
Барлык катнашучыларга да күтәренке рух һәм бүләкләр алдылар.