Әтнә муниципаль районында яңа уку елы алдыннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Татарстанда бу акция 18 нче тапкыр узачак. Ул авыр тормыш хәлендә калган балаларга, аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү максатында үткәрелә.
«Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә мәктәп кирәк-яракларын җыю пункты ачылган. Кергән барлык хәйрия ярдәме үзәктә исәптә торучы гаиләләргә җибәрелә.