«Социаль туризм» технологиясе кысаларында Мамадышның «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәтләрен алучылар өчен Казанга экскурсия оештырылды.
Агымдагы елның июленнән Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Аяк киеме ремонтлау һәм тегү буенча балалар остаханәсе» проекты гамәлгә ашырыла. «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды проекты Президент грантлары фондыннан финанс ярдәме алган.
13 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Рушания Сольвар «Шәхси мәгълүматлар куркынычсызлыгы» темасына мәгълүмати сәгать үткәрде. Төп максат – гражданнарга мошенникларның иң киң таралган схемалары турында хәбәр итү.
Бүген Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өстәл сервировкасы» социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәрес узды. Әлеге дәресләрнең төп максаты – яшьләрне мөстәкыйль тормышка әзерләү.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы «Ата-аналар җинаятьчелексез, көч кулланусыз һәм наркотикларсыз башка дөнья өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге ярдәмендә балигъ булмаганнар белән «Җәмгыятьтә закон» дигән чара үткәрде. Беренче танышу чарасы «Киләчәк» яшьләр үзәге базасында оештырылды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә беренче сыйныф укучылары өчен ел саен үткәрелә торган «Тиздән мәктәпкә» бәйрәме уздырылды. Балалар мәктәп темасына конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, туган якка мәхәббәт һәм Россия һәм Татарстан символикасы турында сөйләштеләр.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын тернәкләндерү буенча эш дәвам итә.
Бүген Министрлыкта булачак VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бәйле мәсьәләләр буенча территориаль органнар һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
10 августта Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының 45 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.