«Шәфкать» үзәгендә тренингта катнашучылар балалары белән ничек аралашырга икәнен белделәр

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ата-ананың эмоциональ сәламәтлеге» программасын сынау дәвам итә. Ул социаль адаптациядә кыенлыклар белән очрашкан балалар белән үзара хезмәттәшлекнең адекват һәм нәтиҗәле формаларына өйрәтүгә юнәлдерелгән. Программа Россиядә Гаилә елы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шушы көннәрдә психолог Гүзәл Минһаҗева «Бала белән аралашу» темасына тренинг дәресе үткәрде, аның максаты ата-аналарда үз баласын кабул итү күнекмәләрен формалаштыру иде. Очрашу «Комплимент» дигән күнегүдән башланды. Аннары катнашучылар өй эше турында фикер алыштылар. Очрашу бик нәтиҗәле узды: ата-аналар баланың эмоциональ кичерешләрен игътибар белән тыңлау һәм кабул итү күнекмәләрен үстерделәр.

Соңыннан катнашучылар белешмә-киңәшләр алдылар, алар балалар белән үзара хезмәттәшлек стилен мөстәкыйль рәвештә төзәтергә ярдәм итәчәк.

Тренингта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 ата-ана катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International