Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрнең яңа мавыгуы

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яңа технология керттеләр – социаль хезмәт алучылар ясалма ротангтан кашпо үрергә өйрәнәләр.

Дәресләрне төркемләп тә, индивидуаль рәвештә дә үткәрәләр. Шушы көннәрдә хезмәт буенча инструктор Рәисә Кольцова коляскада утыручы Сергей Костюков өчен шундый мастер-класс үткәрде. Кашпо ясау өчен гади төзелеш чиләге, полиротанг кирәк.

Социаль хезмәтләр алучы интернат-йорт буенча күршеләрен һәм онлайн-дусларын яңа әзер эшләнмәләр белән гаҗәпләндерү өчен үз эшен тизләтергә ниятли.

Мондый дәресләр кулларның вак моторикасын, иҗади фикерләүне үстерә, хәтерне һәм игътибарлылыкны өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International