«Өлкән буын» проекты өлкән яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын арттыруны максат итеп куя

2024 елның 9 августы, җомга

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру һәм тиешле медицина тикшерүе узу өчен китерүне оештыру дәвам итә. Әлеге чараларның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру.

2024 елның гыйнварыннан районның медицина оешмаларына 498 өлкән яшьтәге граждан китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International