Авыл җирендә өлкәннәргә волонтерлар ярдәме бик кирәк, бигрәк тә хәзер, бакчада урып-җыю мәшәкатьләре күп булганда.
«Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» программасы кысаларында 2 сентябрьдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Гөлшат Җаббарова «Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз» фильмын карау оештырды.
3 сентябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәрес узды. Социаль хезмәт алучылар принтер белән таныштылар.
«Буыннар элемтәсе» проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дарст буенча турнир узды. Чараны «Алма алмагачтан» Бөтенроссия фестиваленә багышладылар.
3 сентябрьдә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Тормыш тамчысы» акциясендә катнаштылар.
3 сентябрьдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Террорга юк!» чарасы узды.
Бүген Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Мария Исаева һәм волонтерлар «Җиңү волонтерлары» презентациясен карау оештырдылар.
3 сентябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева эш визиты белән Аксубай һәм Алексеевск муниципаль районнарында булды. Анда ул Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларындагы Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тематик әңгәмә оештырдылар. Тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Беслан. Өч көн мәңгегә» фильмын карадылар. Актлар залында җыелучылар 2004 елда Бесланда булган коточкыч фаҗигане искә төшерделәр.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «ДоброЦентр» отряды волонтерлары белән берлектә балигъ булмаганнар белән «Террорга юк дип әйт!» һәм «Беслан күз яшьләре» тематик әңгәмәсен үткәрделәр.