Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган инвалидларны социаль хезмәт белән тәэмин итүне оештыру буенча «Балта эше остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру бара. Остаханәдә социаль хезмәт алучылар куллары белән даими рәвештә төрле сувенирлар, кул эшләре, агачтан эшләнмәләр ясала.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ район профилактика бүлеге белгечләре, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм ЮИД отряды белән берлектә «Имин юл кичү» дигән чара оештырдылар. Чара җәяүлеләр катнашында юлларда авария хәлләрен кисәтү максатында үткәрелде.
Моннан егерме ел элек террорчылык отряды Бесландагы 1 нче урта мәктәпне басып алды. Әсирлектә меңнән артык кеше эләкте, йөзләрчә кеше һәлак булды.
3 сентябрьдә «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында «Шәфкать үзәге» социаль эш буенча белгече һәм «Форпост» активистлары «Тормыш тамчысы» акциясен уздырды. Бу чара шулай ук 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланды.
Балаларга патриотик тәрбия бирү планы кысаларында 3 сентябрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Алия Сафина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә МХО зонасында булган хәрбиләргә хатлар язды.
Агымдагы елда якынча 57 мең гражданны колачлау планлаштырыла. Ел башыннан район хастаханәләрендә 42,6 меңнән артык өлкән кеше булып киткән инде.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Диңгез баталияләре» спорт чарасы уздырылды.
3 сентябрь көнне Зәй шәһәренең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган балалар өчен «Беслан фаҗигасе» исемле хәтер сәгате үткәрелде.
2023 елның 23 сентябрендә Түбән Кама гаиләләренең берсенең тормышы нык үзгәрде. Кыю һәм тәвәккәл татарстанлы Артем Г. контрак төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Өйдә аны тормыш иптәше һәм ике баласы көтә.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар ел саен «Безнең төбәк осталары» конкурс-фестивалендә катнашалар. Ул Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында үткәрелә.