Югары Ослан интернат-йортында профилактик чара үткәрелде

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларындагы Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тематик әңгәмә оештырдылар. Тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Беслан. Өч көн мәңгегә» фильмын карадылар. Актлар залында җыелучылар 2004 елда Бесланда булган коточкыч фаҗигане искә төшерделәр.

Ксения Хваткова саклык чаралары, әсирлеккә алсалар, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Мондый тематик чаралар социаль хезмәт алучыларда иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясе формалаштырырга ярдәм итә, файдалы белемнәр белән тулыландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International