Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «ДоброЦентр» отряды волонтерлары белән берлектә балигъ булмаганнар белән «Террорга юк дип әйт!» һәм «Беслан күз яшьләре» тематик әңгәмәсен үткәрделәр.
Балигъ булмаганнар 2004 елның 1–3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар турында беләләр. Белгечләр террорчыларның корбаны булмау өчен нәрсә эшләргә икәнлеге, әсирлеккә эләккәндә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.
Чарада катнашучыларның барысы да тематик буклетлар алдылар.