3 сентябрьдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Террорга юк!» чарасы узды.
Видеоролик карап, балалар дөньяда булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерделәр, әсирлеккә алганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Тема балаларны битараф калдырмады.