3 сентябрьдә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Тормыш тамчысы» акциясендә катнаштылар.
Чараның төп максаты – үсеп килүче буында көчләүгә һәм агрессиягә тискәре мөнәсәбәт, актив гражданлык позициясе формалаштыру.
Шулай ук «Беслан. Без хәтерлибез» хәтер сәгате үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар террорчылыкның барлыкка килү тарихы һәм соңгы гасырның иң зур терактлары турында белделәр. Катнашучыларга «Террорчылык: ничек аның корбаны булмаска» дигән видеоматериал күрсәтелде, «Кризис ситуациясендә үзеңне ничек тотарга» дигән буклетлар таратылды.