«Исток-Башлангыч» үзәгендә балаларга «Җиңү волонтерлары» презентациясен күрсәттеләр

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Мария Исаева һәм волонтерлар «Җиңү волонтерлары» презентациясен карау оештырдылар. Чара балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларны тарихи хәтерне саклау һәм ветераннарга ярдәм итү өлкәсендә иреклелек эшчәнлегендә катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Волонтерлар хәрәкәтенең чираттагы җыелышында педагог презентация күрсәтте, шулай ук яңа катнашучыларга үзәкнең эшчәнлеге, биредә нинди чаралар узуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International