Моннан егерме ел элек террорчылык отряды Бесландагы 1 нче урта мәктәпне басып алды. Әсирлектә меңнән артык кеше эләкте, йөзләрчә кеше һәлак булды.
«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында «Ак шар» акциясенә кушылдылар һәм экстремизмга каршы көрәштә теләктәшлек йөзеннән күккә ак шарларны очырдылар.