3 сентябрьдә «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында «Шәфкать үзәге» социаль эш буенча белгече һәм «Форпост» активистлары «Тормыш тамчысы» акциясен уздырды. Бу чара шулай ук 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланды.
Акциядә район яшүсмерләре, яшьләре һәм чакырылган кунаклар – Әмир хәзрәт, Арча гыйбадәтханәсе ярдәмчесе Наталья Семеновна, «Сугышчан туганлык» рәисе Сергей Баһаветдинов һәм террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Илназ Зәйнуллин катнашты.
Чараны бер минут тынлыктан башладылар. Чакырылган кунаклар яшүсмерләргә барлык кешеләрнең мәдәни һәм конфессиональ үзенчәлекләрен хөрмәт итү кирәклеге турында сөйләделәр. Активистлар шигырьләр укыдылар, Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган җырлар тыңладылар.
Теләге булган һәркем бөтенроссия акциясендә катнаша алды – сулы чынаяк янына килеп, учларына бераз су җыеп, гаепсез һәлак булганнарның барысына да якты истәлек теләп, паркта үскән чәчәкләргә су эчерттеләр.
Акциядә катнашучылар шулай ук тынычлык һәм яхшылык теләп, бер-берсенә яшел тасмалар бәйләделәр.