Югары Ослан районында балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ район профилактика бүлеге белгечләре, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм ЮИД отряды белән берлектә «Имин юл кичү» дигән чара оештырдылар. Чара җәяүлеләр катнашында юлларда авария хәлләрен кисәтү максатында үткәрелде.

Олы һәм яшь җәяүлеләргә җәяүлеләр кичүе зонасында юлны дөрес кичү кирәклеге турында, юлга чыгу алдыннан хәрәкәтнең куркынычсызлыгына инанырга кирәклеген искәрттеләр. Балалар шулай ук җәяүлеләр кичүе буенча юл кичү күнекмәләрен дә үзләштерделәр.

Чара кызыклы үтте, барлык катнашучылар да бик канәгать иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International