ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Социаль тернәкләндерү төре буларак инвалидларның социаль мәшгульлеге сәламәтлекләренең шактый бозылуы аркасында хезмәт законнары буенча ачык хезмәт базарында эшкә урнаша алмаган, әмма индивидуаль тернәкләндерү программалары нигезендә хезмәт эшчәнлегенең катлаулы булмаган төрләрен башкарырга сәләтле, хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларның мәшгульлеген күздә тота.

Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән файдалануны дәвам итәләр. 13 сентябрьгә портал аша якынча 56,4 мең гариза бирелгән. Ел башыннан бирле республикада яшәүче 28 673 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Куркынычсызлык дәресләре» профилактик чарасы уздырылды.

12 сентябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Россиядә Гаилә елы кысаларында Гаилә белән аралашу көненә багышланган викторина узды.

Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова XIII Бөтенроссия социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды. «Ел уңышы» номинациясендә (социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы җитәкчесе) ул мактаулы икенче урынны яулады.

11 сентябрьдә Арчаның 4 нче санлы мәктәбендә юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чара узды. Чарада 3–4 сыйныф укучылары катнашты.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты территориясен җыештыруда булыштылар.

Югары Ослан муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды, анда профилактика системасы субъектлары катнашты. Ике балигъ булмаган баласы булган ике гаиләгә сигнал карталарын карадылар. Утырыш нәтиҗәләре буенча консилиум әгъзалары бу гаиләләрне ведомство учетына кую турында карар кабул иттеләр.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ЮХИДИ инспекторы белән берлектә «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтисең икән, син хөрмәткә лаек» дигән профилактик чара уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International