«Россия эше» порталы – һәркем өчен мөмкинлекләр

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән файдалануны дәвам итәләр. 13 сентябрьгә портал аша якынча 56,4 мең гариза бирелгән. Ел башыннан бирле республикада яшәүче 28 673 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Цифрлы платформа мөмкинлекләре ярдәме белән 1 251 кеше җәмәгать эшләренә язылды. 1 481 татарстанлы эшсезләргә психологик ярдәм алырга теләк белдерде. Моннан тыш, 1 457 кеше эшсез гражданнар өчен социаль адаптация буенча хезмәт алуга онлайн-заявка калдырган. Шулай ук һөнәри юнәлеш бирү хезмәтенә ихтыяҗ зур – бу юнәлеш буенча 23 539 гариза килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International