Тармак белгечләре инвалидларның социаль мәшгульлеген оештыру өлкәсендә квалификацияләрен күтәрделәр

2024 елның 13 сентябре, җомга

Социаль тернәкләндерү төре буларак инвалидларның социаль мәшгульлеге сәламәтлекләренең шактый бозылуы аркасында хезмәт законнары буенча ачык хезмәт базарында эшкә урнаша алмаган, әмма индивидуаль тернәкләндерү программалары нигезендә хезмәт эшчәнлегенең катлаулы булмаган төрләрен башкарырга сәләтле, хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларның мәшгульлеген күздә тота. Әлеге категориядәге затлар өчен инвалидларны социаль эш белән тәэмин итү буенча хезмәтләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, шулай ук социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә.

Менталь яктан тайпылышлары булган инвалидларны һәркем файдалана алырлык социаль эш белән тәэмин итүне оештыру өлкәсендә белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатында 10–12 сентябрьдә «Инвалидларны социаль эш белән тәэмин итүне оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

Укуларын уңышлы тәмамлап, тармакның 30 белгече квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International