Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты территориясен җыештыруда булыштылар.
Ел саен «Импульс» волонтерлары отряды картлар йортына концерт программалары, бәйрәм котлаулары белән килә. Бу юлы балаларның максатыны башка иде – интернат-йорт территориясендә тәртип урнаштырырга ярдәм итү.
Учреждение янындагы территориянең чисталыгы һәм тәртибе көзге җыештыруда катнашучыларның барысына да яхшы кәеф бүләк итте.