Югары Ослан муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды, анда профилактика системасы субъектлары катнашты. Ике балигъ булмаган баласы булган ике гаиләгә сигнал карталарын карадылар. Утырыш нәтиҗәләре буенча консилиум әгъзалары бу гаиләләрне ведомство учетына кую турында карар кабул иттеләр.
Шулай ук профилактика субъектлары яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәте белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, балигъ булмаган балалар белән эшләү планын төзеделәр.
12 сентябрьгә «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» системасында Югары Ослан муниципаль районындагы 9 гаилә тора, аларда 17 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.