Әлмәт укучыларына юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ЮХИДИ инспекторы белән берлектә «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтисең икән, син хөрмәткә лаек» дигән профилактик чара уздырдылар.

Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искәрттеләр. Велосипед һәм мототранспорт, индивидуаль мобильлек чаралары белән идарә итү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.

Алган белемнәрен ныгыту өчен катнашучыларга «Сакла» порталыннан видеофильм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International