Арчы укучылары белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 13 сентябре, җомга

11 сентябрьдә Арчаның 4 нче санлы мәктәбендә юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чара узды. Чарада 3–4 сыйныф укучылары катнашты.

Балалар светофор һәм юл билгеләре турында шигырьләр укыдылар, юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту турында сөйләштеләр, табышмаклар һәм ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, рәсемнәр карадылар.

Чараны «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре оештырды. Дәрестә шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Арча районы профилактика бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтҗанова да катнашты.

Танып-белү сөйләшүләреннән һәм күнегүләрдән соң һәр катнашучыга яктылыкны кире кайтара торган предметлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International