«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә профилактик чара узды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Куркынычсызлык дәресләре» профилактик чарасы уздырылды.

Балаларга һәм ата-аналарга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар шулай ук «Сакла» порталыннан мультфильм карадылар.

Ахырда балалар һәм ата-аналар яктылыкны кире кайтара торган элементлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International