Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
Мөлкәтне ничек бүләргә, ТКХ тарифларын ничек аңларга, әгәр сез хезмәт һәм пенсия өлкәләрендә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хокукларыгыз бозылган дип саныйсыз икән, нишләргә, ниндидер ситуациядә юридик яктан ничек дөрес эш итәргә – бу һәм башка сорауларга гражданнар җавап ала алачак. Татарстанлыларның сорауларына шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дә җавап бирәчәк.
Чара 18 сентябрьдә15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Академик Королев ур., 47 («Московский» мәдәни үзәге).
Алдан язылу (843) 279-25-02, 279-25-12, 279-25-99 телефоннары буенча башкарыла.