«Астра» үзәге җитәкчесе һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова XIII Бөтенроссия социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды. «Ел уңышы» номинациясендә (социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы җитәкчесе) ул мактаулы икенче урынны яулады.

Быел конкурска 3 728 гариза бирелгән. Федераль этапка 824 катнашучы чыкты. Эксперт комиссиясе 15 номинация буенча 54 җиңүчене сайлап алды.

Бүләкләү тантанасы Сочида узган IX Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы кысаларында узды. Җиңүчеләргә лаеклы бүләкләрне Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International