Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм бүген һәр битараф булмаган кеше өчен өстенлекле. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү максатыннан Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре хәйрия чараларында актив катнашалар. Уртак тырышлык белән Әхсәнетдиновлар гаиләсенә матди ярдәм күрсәтелде.
Чулпан – ике бала анасы, МХО катнашучының хатыны, «Наз» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.
«Хәзер күп гаиләләр өчен катлаулы вакыт. Бу балаларның әтиләре махсус хәрби операция зонасында. Сугышчыларның ныклыгына һәм батырлыгына сокланабыз. Безнең акция – хәзер кайгыртучанлыкка аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтүнең тагын бер ысулы ул», – ди социаль учреждение директоры Фәния Йосыпова.