Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Гаилә көнен үткәрү традициясе барлыкка килде.
Һәр гаилә уникаль. 17 нче заездда 50, 45, 32, 20, 11 ел бергә яшәгән 5 парны хөрмәтләделәр. Чистайдан Миндар Вафин улы һәм Рәсимә Гавас кызы Кәбировлар тантананың мактаулы юбилярлары булдылар. Алар алтын туйларына кадәр кулга-кул тотынышып барып җиткәннәр, балалар үстергәннәр, ә хәзер оныкларын үстерергә һәм тәрбияләргә булышалар.
Гаиләләрне котлау һәм аларга ихтирам белдерү өчен, бәйрәмгә социаль хезмәт алучылар һәм бүлекчә белгечләре җыелды. Гаилә парлары хөрмәтенә җырлар, шигырьләр һәм котлаулар яңгырады.