«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең спорт яллары

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Узган шимбәдә Арча стадионында «Милләт кроссы–2024» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Россиядә Гаилә елы кысаларында спорт чарасында өлкәннәр һәм төрле яшьтәге балалар катнашты. «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә читтә калмады. Ярышларда 12 бала, 2 хезмәткәр һәм 5 ата-ана катнашты.

Оештыручылар барлык йөгерүчеләрне грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр ярышлардан һәм уңышларыннан уңай эмоцияләр алды.

Мондый чаралар балаларны спортка күнектерә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International