Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр ком терапиясе белән актив шөгыльләнә

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ком терапиясе дәресләре актив үткәрелә. Чираттагы шәхси дәресне социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева 91 яшьлек Фәрит Гафиятуллин белән үткәрде. Аның җитәкчелегендә бабай комда рәсем ясады, аны бер кулыннан икенчесенә күчерде, хайван сыннары ярдәмендә төрле сюжетлар уйнады, борчыган нәрсәләрен әйтте.

Мондый дәресләр учреждение карамагындагыларга эмоциональ киеренкелекне киметергә, игътибарны туплауны яхшыртырга ярдәм итә. Дәресләр уздырыла торган кышкы бакчаның ял итү атмосферасы да социаль хезмәтләр алучыларга яхшы тәэсир итә.

Әлеге тернәкләндерү чаралары интернат-йортта яшәүчеләрнең барысына да диярлек кагыла. Һәркемнең сәламәтлеге яхшыра: когнитив һәм коммуникатив күнекмәләр, кулларның вак моторикасы үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International