«Өмет утравы» үзәгенең 19 социаль хезмәткәре озак вакытлы карау системасы кысаларында хезмәт күрсәтү өчен әзерлек узган

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыруның өстенлекле юнәлешләреннән берсе – өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру. Бу гражданнарның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен, физик һәм функциональ активлыгын саклап калуга яки торгызуга юнәлдерелгән чаралар комплексы.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 19 социаль хезмәткәр өйгә барып социаль хезмәт күрсәтә, алар Карау мәктәбендә махсус әзерлек узган.

Бүгенге көндә проектны гамәлгә ашыру кысаларында 66 гражданга озак вакытлы карау хезмәте күрсәтелә. Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүдә яңа алымнар кертү уңай нәтиҗәләр бирә: социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның физик һәм психологик хәле яхшыру, аларның көндәлек тормыш сыйфаты яхшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International