Буа интернат-йортында «Гаилә кыйммәтләре» тренингы уздырдылар

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты психологы Светлана Айметова Россиядә Гаилә елы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән тренинг үткәрде.

Дәрес барышында өлкәннәр тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, уңай кәефне һәм тормыш кыйммәтләрен ничек саклап калулары турында сөйләделәр. Һәркемнең үз сере бар: кемдер урамга чыга, кемдер җырлый, ә кемгәдер тәмле пироглар пешерү ошый.

Мондый чараларның максаты – эмоциональ халәтне яхшырту һәм уңай кызыксынулар формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International