«Санпросвет» коммуникацион стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында 16–21 сентябрьдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлек өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт «Сәламәтлек диктанты» белем бирү акциясе уздыра. Катнашучыларга шәхси гигиена кагыйдәләре, санитария-гигиена нормалары, куркыныч йогышлы авыруларны профилактикалау һәм сәламәт туклану буенча 39 сорауга җавап бирергә кирәк.
Акциядә Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә катнашты. Нәтиҗәләр буенча учреждениенең барлык хезмәткәрләре электрон катнашучы сертификаты алдылар.