Алабуга интернат-йортында күңелле эстафета уздырдылар

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

«Спорт һәркем өчен дә» социаль проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының спорт мәйданчыгында «Күңелле бакча» эстафетасы узды. Социаль хезмәтләр алучылар көзге уңышка багышланган кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар.

Ике команда тизлеккә алманы кәрзингә җыйды. Катнашучылар бик оста кукуруз чистарттылар, йомырка ячейкаларын эхиноцистис үсемлегенең вак җимешләре белән тутырдылар. Кызыклы уеннардан башка да булмады. Атмосфера шулкадәр күңелле иде, хәтта конкурсларда катнашмаганнар да рәхәтләнеп күзәттеләр.

«Күңелле бакча» чарасы өлкәннәр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Алар күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр һәм онытылмас тәэсирләр алды.

Мондый чаралар интернат-йортта яшәүчеләр өчен бик мөһим, чөнки аларга актив, аралашучан һәм шат күңелле булып калырга ярдәм итә.

«Спорт һәркем өчен дә» проекты «Игелек планетасы»Яшьләр һәм инвалид балаларның төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International