24 сентябрьдә Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге бүлекчәсе мөдире катнашында ачык ата-аналар көне узды.
Ата-аналарны менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге тору төркемнәренең эше белән таныштырдылар, шулай ук социаль учреждениеләрдә гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләделәр.
Очрашу ахырында катнашучыларга мәгълүмати буклетлар һәм белешмәләр тапшырылды.