Узган хисап атнасында Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Бүген ул 0,97% тәңгәл килә.
Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш һәм Лаеш районнарында. Ул 0,33% һәм 0,36% тәшкил итә. Питрәч һәм Минзәләдә дә эшсезлек зур түгел (0,48 һәм 0,57%).
Үз чиратында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында һәм Чистайда (4,97 һәм 3,32%). Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә эшче куллар җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Кама Аланындагы 398 һәм Чистайда 929 теркәлгән эшсезгә 35 һәм 77 вакансия генә тәкъдим итә алалар.