ТР предприятиеләрендә тагын ике татарстанлы һәлак булган

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

           Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр  хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне  дәвам итә. 2 нче августтан 9 нчы августка кадәр ТР Дәүләт  инспекциясе тарафыннан  ике үлем белән тәмамланган, өч авыр җәрәхәтләр китергән бәхетсезлек очраклары теркәлгән.

Узган хисап атнасында эш урынында ике кеше һәлак булган. Беренче ахыры үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагына Норлат районының «Асфальт-бетон заводы» ААҖендә эшләүче хезмәткәр  дучар булган. Киптерү сараенда кирпечләр тезгәндә детальләр кысылу нәтиҗәсендә эшче һәлак була.

            Үлем белән тәмамланган икенче бәхетсезлек очрагы 6 августта Казанның “ТАИФ-СТ» ААҖендә теркәлгән. Суүткәргечнең корыч торба тройнигы күтәрелгәндә 34 яшьлек машина йөртүче электр тогыннан зыян күрә.

Шулай ук Саба, Әлки районнарында һәм Казан шәһәрендә бу атнада өч авыр нәтиҗәле бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 4 августта Саба районында урнашкан “Курсабаш” ААҖендә сөт комплексы калдыклары тутырылган савытны юганда, тракторчы күкертле водород белән агулана.

            Икенче очрак Әлки районының «Востокзернопродукт» ЯАҖендә булган. Биредә саламны пресслау җайланмасында 23 яшьлек механизатор аягын яралый.

            6 августта Казанның МУП «Водоканал» оешмасында да авыр җәрәхәтләр китергән бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 34 яшьлек слесарь торба үткәргеч чистратканда ике күзен дә пешерә.

Төркемле бәхетсезлек очракларына килгәндә, алар бу атнада теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта барлык күрсәтелгән очраклар буенча тикшерү бара.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International