Хәзер буш эш урыннары турында игълан әзерләгәндә, аеруча сак булу сорала. Әгәр дә текстта кеше үзенең тән төсе, җенесе, яше, милләте, гаилә хәле ягыннан «кимсетелгән» дип табылса, эш тәкъдим итүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
14 июль көнне «Россия халкының мәшгульлеге» федераль законының үзгәртелгән варианты үз көченә керде. Канун Россиянең хезмәт базарында дискриминация очракларын кисәтү максатыннан яңартылды.
Гади генә хата да дискриминация алымы булырга мөмкин
Хәзер төрле эш урыннарына хезмәткәрләр эзләгәндә, аларны тән төсе, җенесе, яше, милләте, социаль хәле, яшәү урыны, дине, теле ягыннан аерып карарга, теге яки бу билге буенча өстенлек бирергә яки, киресенчә, аның хокукларын чикләргә ярамый. Бу исә кечкенә генә хата да дискриминация алымы булып саналырга мөмкин, дигән сүз.
Игълан дигәч, иң беренче чиратта, шәһәр урамнарындагы диварларга ябыштырылган төрле листовка һәм кәгазь кисәкләре күз алдына килә, чөнки дискриминация алымнарының күбесе нәкъ менә шундый игъланнарга хас та инде.
Хәзер яңа законга барлык төр игъланнар да буйсынырга тиеш. Бу исә интернет челтәрендәге махсус игълан сайтларының да эше бермә-бер артачак дигән сүз - һәрбер мәгълүматны хокук бозу очракларына тикшереп утырырга кирәк булачак.
Яңа закон оешмаларның эшен арттыра?
Реклама белән эш иткәндә, газет-журнал, радио-телевидение, интернет басмалардан да аеруча игътибарлы булу сорала. Әгәр берәр төрле хата китә калса, әлеге массакүләм мәгълүмат чаралары да административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Ә штрафлар исә аз түгел. Шәхси затлар - 500 сумнан алып 1 меңгә кадәр, рәсми затлар - 3-5 мең, ә юридик затлар исә 10-15 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була.
Әлбәттә, халык арасында дискриминацияне кисәтү кирәк. Әлеге закон кабул ителү эш бирүчеләрдә кайбер авырлыклар да уятырга өлгергән икән инде. «Эшнең бит төрлесе була. Ниндидер хезмәтне ир-ат, ә кайсысындыр хатын-кыз башкара алмаска мөмкин. Хәзер игъланнарда җенесне күрсәтергә ярамагач, тәкъдим ителә торган урынның ир-ат өчен икәнлеген ничек аңлатасың? Берничек тә... Димәк, телефонда утыручыларга эш арта», - дип уй-фикерләре белән уртаклаша шәхси эшмәкәр булып эшләүче Илдар Бикмуллин.
Ә менә Татарстан районнарының берсендә үз эшен ачып җибәргән Лидия Хәсәнова исә бу законны кабул итү күптән кирәк иде инде, ди. «Ниһаять, эш бирүчеләр игъланнарны дөрес итеп, ә иң мөһиме, уйлап язарга өйрәнер», - дип саный ул.
Рәмзия ЗАКИРОВА