31 нче июльдән алып 6 нчы августка кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының бераз кимүе күзәтелә. Бер атна эчендә республикада эшсезләр саны 103 кә кимегән. Татарстан буенча тулаем алганда 20008 кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 663 кеше эшсез калган. Аларның 431е - эштән азат ителгәннәр. 310 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 44 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.
Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе башкалада һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр. Казанда, мәсәлән, теркәлгән эшсезләр саны 4234 тәшкил итә. Яр Чаллыда исә мондыйлар 2769. Иң аз эшсезләр саны Кайбычта – бары тик 41 кеше генә.