Татарстанда эшче кулларга кытлык саклана бирә

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 40739  вакансия исәпләнә.  31 нче июльдән  алып  6  нчы августка кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 4308 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 18734 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга  да күзәтелә.   Биредә 6699, 2913, 1920 һәм 1902 эшчегә ихтыяҗ бар.

Эш табу өчен  иң авыр җирлекләр булып Яңа Чишмә, Апас һәм Алексеевск районнары исәпләнә. Аларда 15, 13 һәм 10 гына вакансия бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International