Бүгенге көндә Татарстанда 19855 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 7 сеннән 13 нче августка кадәр булган вакыт аралыгында 681 татарстанлы эшсез дип танылган.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып эшкәртүче тармак тора. Эшсез дип танылган 94 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 153 кешегә кимегән.
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,97% ны тәшкил итә.