Эшсез татарстанлыларга 39594 вакантлы урын бар

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Республикабыз оешма-предприятиеләренә  39594 эшче кирәк. 7 сеннән  13 нче августка кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 2189 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.

Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 18441. 6431 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 2590  урынны Түбән Камалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 19855 татарстанлы  халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,5 кеше тәшкил итә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International