Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә. 31 нче июльдән алып 6 нчы августка кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,98% тәшкил итә.
Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә барлыгы 20008 кеше исәпләнә. Һәр эшсезгә 2 дән артык вакансия туры килә. Әлеге хисап атнасында эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 40739 не тәшкил итә.