2012 елда Татарстан Россиядә эш урыннарында һәлак булучылар саны буенча өченче урынны биләде. Кызганычка каршы, бу проблема һаман да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
Агымдагы елда әлеге өлкәдә хәлләр ничегрәк, бу куркыныч саннар кими башлаганмы, оешма-предприятеләрдә килеп чыгучы үлем очракларының төп сәбәпләре нинди – боларның барысы турында да “Intertat.ru” газетасы Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт иминлеге бүлеге җитәкчесе Татьяна Манжосовадан сорашты.
- Үлем очраклары күрсәткече буенча Татарстан Россиядә өченче урында - бу бик тә аяныч күрсәткеч. Узган ел белән чагыштырганда быел әлеге өлкәдә вәзгыять ничегрәк?
- Күрсәткечләр әллә ни үзгәрмәсә дә, алга китеш бар. 2013 елның соңгы 7 ае эчендә республиканың оешма һәм предприятиеләрендә барлыгы 54 кеше гүр иясе булды. Аларның 3се – хатын-кызлар. Бу - узган ел белән чагыштырганда, 10 кешегә кимрәк. Гадәттән тыш хәлләр аркасында җәрәхәтләнүчеләр саны да бераз кимеде. Аның каравы, авыр тән җәрәхәтләре алучылар саны, киресенчә, артты.
Татарстанны Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырсак, соңгы ике ай эчендә республика предприятиеләрдә үлүчеләр саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били.
- Эш урынында һәлак булучылар аеруча еш теркәлә торган төбәкләрне дә атап үтсәгез иде?
- Кызганычка каршы, 9 муниципаль районда әлеге күрсәткеч шактый үсеш кичерде. Түбән Кама районы, Чаллы шәһәрендә үлем очраклары аеруча күп. Ә менә Бөгелмә районында исә, киресенчә, гадәттән тыш хәлләр шактый кимеде. Узган ел анда эш урынында 7 кеше һәлак булган булса, быел исә андыйлар, гомумән дә, юк.
- Ә оешма һәм предпрятиеләрдә килеп чыга торган гадәттән тыш хәлләрнең төп сәбәпләре нинди?
- Беренче чиратта, эшне начар оештыру, юл йөрү кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган машина һәм җиһазлар белән эшләү, эшчеләрнең үз сәламәтлекләренә салкын каравы, ягъни алар тарафыннан махсус саклану чаралары күрелмәү кебек сәбәпләрне китерер идем.
Эш тәртибе һәм предприятие тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләрне бозу да, шулай ук, үлемгә китерүче факторларның берсе булып тора. Мәсәлән, быел һәлак булучыларның 11, ә авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алучыларның 6 проценты гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, исерек хәлдә булган.
- Җитештерүчәнлекнең кайсы өлкәләрендә фаҗигаләр аеруча еш килеп чыга?
- Гадәттәгечә, төзелеш өлкәсендә вәзгыять аеруча аяныч. 2013 елның 7 аенда һәлак булучыларның 22се нәкъ менә әлеге өлкәдә хезмәт куйган. Бу – барлык үлүчеләрнең 40,7 проценты дигән сүз. Авыл хуҗалыгы, эшкәртү белән бәйле җитештерүчәнлек, транспорт һәм элемтә тармакларында да гадәттән тыш хәлләр еш була.
- Соңгы вакытта республика оешма һәм предприятиеләрендә эшчеләрнең хезмәт шартлары начарлану турында да еш ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулаймы?
- Республикада санитар-гигиена таләпләренә җавап бирми торган тармакларда хезмәт куючыларның өлеше соңгы елларда шактый артты. Күп очракта бу тавышлы, тузанлы, көчле вибрацияле һәм газлы урыннарда эшләүчеләр. Бүгенге көндә барлык хезмәткәрләрнең 20 проценты аеруча зур күләмдәге физик эшләр башкарырга мәҗбүр. Әлеге аяныч күрсәткечләрнең сәбәбен ачыклау максатыннан, без 2011-2012 ел нәтиҗәләре буенча республика эшчеләренең хезмәт шартларына тулы анализ ясадык. Бактың исә, санитар-гигиена таләпләренә җавап бирми торган тармакларда эшләүче хезмәткәрләр өлеше арту эре предприятиеләрдә уздырылган аттестацияләр нәтиҗәсендә ачыкланган икән. Әлеге чара 80 процент хезмәт урыннарында зарарлы эш шартлары тудырылуын да күрсәткән.
- Сезнеңчә, эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт урынында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларга акча тиешле күләмдә бүлеп биреләме?
- Хезмәткәрнең тормышына куркыныч янау-янамау турыдан-туры нәкъ менә шул акча күләменә бәйләнгән. Татарстанның статистика хезмәте китергән мәгълүматларга караганда, 2012 елда әлеге төр чараларга барлыгы 5,8 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бу – бер эшчегә 8 767 сум дигән сүз. Шунысын да билгеләп узу кирәк, әлеге күрсәткеч 2011 ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк. Химик җитештерү өлкәсенә бүлеп бирелгән акча күләме аеруча зур – монда бер кешегә якынча 30 мең сум туры килә. Күн эшләнмәләр һәм аяк киеме җитештерү өлкәсендә дә 1 кеше өчен шактый гына сумма - 16 мең сум бүлеп бирелгән.
- Ә шәхси предприятиеләрдә вәзгыять ничегрәк?
- Кызганычка каршы, бу өлкәдә хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Шәхси предпрятиеләрдә үлем очракларына китергән гадәттән тыш хәлләр 3,5 тапкырга күбрәк килеп чыга. Әлеге күрсәткечнең төп сәбәпләре буларак хезмәт куркынычсызлыгы чараларының начар оештырылуы, әлеге эшчәнлек өчен бүлеп бирелә торган акчаларның җитмәве һәм эшчеләрне куркынычсызлык кагыйдәләренә вакытында өйрәтмәү тора.
Рәмзия ЗАКИРОВА