Бүген Яр Чаллының «КАМАЗ» мәдәният үзәгендә укуны тәмамлаучылар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Биредә 19 предприятенең кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Алар арасында «КАМАЗ» ПРЗ, «КАМАЗ» РИЗ, «КАМАЗ» двигательләр заводы ААҖләре, «АГРОСИЛА ГРУПП», «Тандер» ҖЧҖләре, «ЖилЭнергоСервис», «СТК-Голд», АПХ «Штурман-Кредо+», «Набережночелнинский элеватор», «Рост», «ЦУП» ЯАҖләре дә бар.
Эш бирүчеләр бу көнне инженер-электрик, агроном, ветеринария врачы, агрохимик, йөк төягеч машина йөртүчесе, токарь, кран машинисты, лаборант, сатучы, кассир, буяусы, балта остасы, электромонтер кебек белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим иттеләр.
Ярминкәгә барлыгы 153 кеше катнашкан. Аларның 45енә эш урынына юллама тапшырылган.