23 август көнне Курск дугасында барган сугышта җиңү яулауга 70 ел тула. Шул уңайдан әлеге куркыныч көрәшнең зәһәр ачысын үз иңендә татыган ике Татарстан ветераны Курск шәһәренә юл тотты.
Хәзерге вакытта республикада барлыгы 7 меңнән артык ветеран яши. Аларның 270е илне дошманнан юк итү өчен нәкъ менә Курск дугасында сугышкан. Шул исәптән 58 хатын-кыз. Иң өлкән ветеран исә күптән түгел генә 99 яшен тутырган.
Озын юлны якын итеп...
Әлеге ветераннарның барысы да Курскига барып бәйрәм чараларында катнашырга бертигез дәрәҗәдә хаклы. Язмышлары төрле булса да, тормышларының билгеле бер этабында аларны туган җиргә мәхәббәт, аны дошманнан саклау, яклау максаты берләштергән. Байтагына 1943нче елгы куркыныч бәрелеш турында искә алу, сөйләү аеруча авыр.
Шуңа күрә Курскига барачак ветераннарны сайлау җитәкчеләргә җиңел генә бирелмәгән. Күбесе 90 яшьтән өлкәнрәк булу сәбәпле, беренче чиратта аларның сәламәтлегенә игътибар иткәннәр. Кайчандыр баш өстеннән бер-бер артлы гранаталар, пулялар очып торган урынга баргач, дәһшәтле вакыйгаларның искә төшеп, күңелне тагын бер кат яралавы да мөмкин бит...
Нәтиҗәдә, 20 август кичендә Курскига кадәр барачак поезд вагонына тантаналы рәвештә Яшел Үзәннән 91 яшьлек Николай Лазарев һәм Казаннан 95 яшьлек Фәррах Хәйретдиновны утыртып җибәрделәр. Аларны билгеләнгән урынга кадәр Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов озата бара. Әлеге рәсми делегация составында махсус табиб та бар.
«90нан өлкән булуларына да карамастан, бабайларыбызны юлның артык озын булуы да куркытмады. Исән-имин генә әйләнеп кайтырга язсын», - дип белдерде Азат Габделәхәтов үзенең чыгышында.
«Курскида бергә сугышкан танышларымны табасым килә»
Фәррах Хәйретдинов тумышы белән Сарман районыннан. 1939 елда Кызыл Армия сафларына чакырылган. Нәкъ менә шул елда яшь егет өчен берсеннән-берсе дәһшәтлерәк, куркынычрак сугышлар чоры башланып киткән дә инде. Ул фин, Бөек Ватан сугышында катнаша, ике мәртәбә японнарга каршы сугыша. Аның Маршал Георгий Жуков кул астында хезмәт иткәне дә мәгълүм.
Әлеге куркыныч, борчулы еллар турында сөйләү аның өчен бик авыр. Шулай да, Курскига барырга тәкъдим ишеткәч, әлеге чакыруны бик теләп кабул иткән Фәррах абый. «Без инде хәзер бик аз калып барабыз. Сугышта бергә булган таныш-белешләрем дә күптән гүр иясе булдылар. Курскига баргач, бәлки, ерактагы танышларымны, сугыш чоры дусларымны очратырмын, дип өметләнәм», - дип сөйләде Фәррах Хәйретдинов «Intertat.ru» газетасына.
95 яшендә булуына да карамастан, ул егетләр кебек әле - Казан шәһәре Идел буе районының ветераннар Советында һаман да иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә икән.
Рәхмәт сүзләре сугыш кырында ятып калганнарга әйтелергә тиеш
Ә менә Николай Лазарев фронтка үз теләге белән киткән. 1944 елның июль аенда исә бик каты яраланып, госпитальгә эләгә. Сугыш тәмамланганнан соң, туган ягына кайтып институт тәмамлый һәм Яшел Үзән шәһәренең Серго исемендәге заводына эшкә урнаша. «Мир» суыткычларына исемне дә нәкъ менә ул уйлап тапкан икән.
«Бөек Ватан сугышында катнашып, туган илемнең бәйсезлеген саклап калуга зур өлеш кертүем белән мин бик бәхетле. Ләкин иң зур рәхмәтне без әлеге сугыш кырында ятып калган көрәштәшләребезгә әйтергә тиеш. Курскига баруымның да төп максаты менә шул», - дип ассызыклады Николай әфәнде.
Татарстан ветераннарын Курск өлкәсе губернаторы сәламли
Курскида бәйрәм чаралары 22 август көнне башланып китәчәк. Әлеге тантанада катнашучылар иң элек Курск дугасындагы сугышта ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салачак. Аннары соң бәйрәм Пушкин исемендәге драма театрында Курск сугышы тәмамлануның 70 еллыгына багышланган тантана белән дәвам итә.
Болардан тыш, сугыш ветераннары Курск өлкәсе губернаторы Александр Михайлов белән очрашачак. Истәлекле чаралар исә «Җиңү салюты» халык авыз иҗаты фестивален ачу тантанасы белән тәмамланыр, дип уйланыла.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан Татарстанда да берсеннән-берсе кызыклырак чаралар оештыру күздә тотыла. Аларның иң мөһиме Казан шәһәрендә 23 август көнне «Корстон» күңел ачу комплексында уздырылачак.
Рәмзия ЗАКИРОВА, автор фотолары