Түбән Камада яшәүче 30 балага яңа мәктәп букчалары тапшырдылар

2013 елның 27 августы, сишәмбе

Республика күләмендә үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре "Сити-Молл" сәүдә үзәгендә бәйрәм чарасы уздырдылар. Бу көнне аз тәэмин ителгән, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 балага өр-яңа мәктәп букчалары бүләк ителде.

Бәйрәмгә килгән балалар төрле сынауларда катнашып, табышмаклар, сорауларга җаваплар эзләделәр. Күңелле костюмнар кигән аниматорлар да балаларның күңелен  ачарга ярдәм итте.

Чара азагында "Сити-молл" сәүдә үзәге директоры В.Алексеев һәм "Веста" үзәге рәисе Т.Мыльникова балаларны һәм аларның әти-әниләрен яңа уку елы белән тәбрик иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International